ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар-информ" журналисты Төркестан хакименең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2 ноябрь 2018, 09:46 , Фото: Төркестан хакименең матбугат хезмәте

Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан журналистлары катнашында узган форумда "Татар-информ" агентлыгының тәҗрибәсе уңай яктан бәяләнде.

(Төркестан, 2 ноябрь, "Татар-информ"). "Татар-информ" мәгълүмат агентлының татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйповка Казахстанның Төркестан өлкәсе хакиме Жансейит Туймебаев Рәхмәт хаты тапшырды. Тантана төрки дәүләтләренең вәкилләре катнашындагы Халыкара журналистлар форумы кысаларында узды.

Рәхмәт хаты кардәш илләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга керткән өчен бирелә. Киләчәктә дә “бер түбә астында туган илләр арасында дуслык ныгыр" дигән теләк белдерелә. Өлкә хакиме, Рәхмәт хатын тапшырганда, Татарстанның казанышларын искә төшерде.

"Татар-информ" журналисты мәгълүмат агентлыгы белән таныштырды. Агентлык чыгарган "Интертат" электрон газетасының иң популяр татарча сайт булуы, яңалыкларны мессенджерлар өчен әзерләнгән кыска видеороликлар рәвешендә дә тарату, ютуб каналындагы онлайн трансляцияләр турындагы чыгыш катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Агентлык журналисты ютуб каналындагы концерт-спектакльләрнең төрки халыкларның телләрен якынайта торган чара булуын әйтте. Бу каналда инде 10 меңнән артык кулланучы бар.

Форумда Төркестанның яңалыклар сайтын булдыру тәкъдиме әйтелде. Чыгыш ясаучылар бу сайтны популярлаштыруда "Татар-информ” тәҗрибәсен дә кулланырга кирәк дигән фикер җиткерде.

Форум - Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевның Төркестанны төрки дөньяның рухи-мәдәни башкаласы итү юнәлешендәге бурычын тормышка ашыру юнәлешендәге чараларның берсе. 31 октябрьдә Төркестанда Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан мәгълүмат чаралары үзара мәгълүмат алышу турында килешү төзеде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10