ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәйдә 150 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор ачылды

1 ноябрь 2018, 23:00 , Фото: zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zy-elevatory-respublikada-i-zurlardan

Зәйдә 150 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор ачылды Мондый элеватор - республикада иң зурлардан, хәтта аңа Идел буе федераль округында тиңнәр юк.

(Зәй, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Кичә Зәйдә тарихта калырлык зур вакыйга булды. "Заман" сәнәгать паркының беренче резиденты – берьюлы 150 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мондый элеватор - республикада иң зурлардан, хәтта аңа Идел буе федераль округында тиңнәр юк.

Аны ачу тантанасында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры А.Хамаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Габдрахманов, инвестор И.Фәрдиев, район башлыгы Р.Кәримов, “Агрокөч” холдингы җитәкчесе С.Барсукова һ.б.лар катнашты.

Күккә ашкан ашлык саклана торган җиһазлары белән элеватор әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Тантанада Азат Хамаев белән Илдус Габдрахманов чыгышларын әлеге объектның мөһимлегеннән башладылар.

"Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәтлебез. Зәй халкы төзи, икмәк игә һәм аны саклый да белә. Тагын да икмәкле булырга язсын, ә илебезгә сыйфатлы, яхшы ашлык таралсын, - диде Илшат Фәрдиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10