ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

АКШның иң яхшы университетларының берсе татар кичәсе уздырырга әзерләнә

1 ноябрь 2018, 21:33 , Фото: Туктамышева Ләйсән

АКШның иң яхшы университетларының берсе татар кичәсе уздырырга әзерләнә Кичә башка милләт вәкилләрен татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла.
(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). 13  ноябрь көнне АКШның Йель университетында татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолаларына багышланган кичә узачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Туктамышева хәбәр итте. 
  • Кичәне уздыруда Йель университеты Халыкара үзәге, уку йортының аш-су әзерләргә өйрәтү түгәрәге, "Татарстанның яшь илчеләре" программасы кысаларында Татар яшьләре форумы ярдәм итә.  
"Кичә башка милләт вәкилләрен һәм Америка халкын татар  мәдәнияте, гореф-гадәтләре, татар музыкасы һәм милли ризыклар белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Чарада 60 лап кеше катнашуы көтелә", - диде Ләйсән Туктамышева.  
  • Йель университеты - Гарвард һәм Принстон университетлары белән беррәттән АКШның иң зур югары уку йортлары исемлегенә кергән. Ул Американың Коннектикут штатының Нью-Хейвен каласында урнашкан. Биредә 2 меңләп  курс буенча 65 кафедрада белем алырга мөмкин. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10