ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Милли музее “Суми-э” япон сәнгате буенча осталык дәресенә чакыра

1 ноябрь 2018, 20:19 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Татарстан Милли музее “Суми-э” япон сәнгате буенча осталык дәресенә чакыра Казанда “Татарстанда Япония мәдәнияте көннәре” башланды.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Милли музее “Хато Казан” япон мәдәнияте үзәге белән берлектә япон мәдәнияте дөньясы белән танышырга чакыра. Казанда “Татарстанда Япония мәдәнияте көннәре” башланды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2018 ел Россиядә - Япония һәм Япониядә Россия елы дип игълан ителде. 

Татарстан Милли музеенда Надир Әлмиевнең “Хиросима кыңгыраулары” күргәзмәсе ачылды.

8-9 ноябрь көннәрендә 12.00 сәгатьтә тулы метражлы анимацион мультфильм күрсәтелә.

Шул ук көннәрдә 14.00 һәм 15.30 сәгатьләрдә “Суми-э” япон сәнгате, япон халкының традицион киемнәре, каллиграфия һәм оригами буенча мастер-класс белән интерактив лекцияләр уза.

Музейга килүчеләрне күңелле сюрпризлар көтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10