ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Язучы Камил Кәримов әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иттерә башлаган

1 ноябрь 2018, 19:36 , Фото: Султан Исхаков/архив

Язучы Камил Кәримов әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иттерә башлаган Язучы үзенең Тукай премиясе алган әсәрләрен рус телендә бастырып чыгарырга ниятли.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучы Камил Кәримов үзенең Тукай премиясе алган әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иттерә башлаган – китап итеп бастырып чыгарырга ниятли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә язучы үзе әйтте.

«Ком сәгате» роман-дилогиясен һәм «Сакау күке» романын үз хисабымнан тәрҗемә иттердем. Аудиторияне киңәйтү өчен аларның рус телендә чыгуы да кирәк», - ди язучы.

  • Камил Кәримов – «Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр», «Игезәкләр йолдызлыгы: романнар» китаплары өчен 2018 елгы Тукай премиясе лауреаты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10