ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия югары уку йортларында белем алучылар Казанда “Ел студенты” исеме өчен бәйге тотачак

1 ноябрь 2018, 19:18 , Фото: Рамиль Гали/архив

Россия югары уку йортларында белем алучылар Казанда “Ел студенты” исеме өчен бәйге тотачак Бөтенроссия конкурсында Татарстан Республикасы данын тугыз студент яклаячак.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). 21 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр республика башкаласына “Ел студенты-2018” Бөтенроссия премиясе финалында катнашу өчен Россия югары уку йортларыннан 400ләп студент киләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанны тугыз студент тәкъдим итәчәк. Бәйгедә катнашучылар үзләре турында презентация әзерләргә, шулай ук иҗади, интеллектуаль һәм спорт сынауларын узарга тиеш. Сынаулар нәтиҗәсендә һәр номинациядә өч призер сайлап алына.

Студентлар 10 номинациядә көч сынашачак. Анда “Елның иҗади шәхесе”, “Елның чит ил студенты”, “Ел интеллекты”, “Ел спортчысы”, “Ел журналисты”, “Ел студенты” Гран-при бүләге һәм башка номинацияләр бар.

  • Премиянең октябрьдә узган беренче төбәк этабында 76 субъекттан 10 мең гариза бирелгән булган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10