ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Идел-Урал төбәге милли тарихы һәм мәдәнияте турында "Татарлар” томы тәкъдим ителә

1 ноябрь 2018, 18:49

“Халыклар һәм мәдәниятләр” сериясеннән булган “Татарлар” томы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә әзерләнгән.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 2 ноябрьдә, Казанда “Халыклар һәм мәдәниятләр” сериясеннән булган “Татарлар” томы тәкъдим ителә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Китапта Россиянең Идел-Урал төбәге татарлары милли тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә үткәрелгән яңа тикшеренү материаллары тупланган.

Шулай ук чагыштыру өчен Көнбатыш Себер, Түбән Идел буе һәм башка якын чит ил дәүләтләре материаллары кулланылган.

Коллектив монография этник тарих һәм тарихи демографиягә, хуҗалык итү һәм көнкүреш традицияләренә, матди һәм рухи мәдәнияткә, шулай ук антропология, диалектология, лингвистика, этносоциология бай чыганакларына нигезләнеп язылган.

“Халыклар һәм мәдәниятләр” сериясеннән булган “Татарлар” томы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә әзерләнгән (Г.Ф. Габдрахманова, В.В. Трепавлов, Р.К. Уразманова – җаваплы мөхәррирләр; Россия Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институты; Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты. Наука, 2017).

  • Очрашу Казанның Оренбург трактындагы 8нче йортның 2нче Павильонында - "Россия – Минем тарихым” тарихи паркының “Кама” конференция залында 14.00 сәгаттә башлана. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10