ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында коега егылып төшкән ир-ат үлгән

1 ноябрь 2018, 16:46 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Тукай районында коега егылып төшкән ир-ат үлгән Белгечләр 57 яшьлек ир-ат үлеме сәбәпләрен ачыклый.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанның Тукай районында коега егылып төшеп, бер ир-ат үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген бердәм ашыгыч хезмәтенең 112 номерына 57 яшьлек ир-атның су бирүне җайга сала торган коега егылып төшү турында хәбәр килгән. 

Урынга районның Теләнче Такмак янгын сүндерү посты, шулай ук Чаллы янгын-коткару отряды филиалы хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләр ике метр тирәнлектәге коедан ир-ат мәетен алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Белгечләр 57 яшьлек ир-ат үлеме сәбәбен ачыклый.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10