ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда төзекләндерелгән көллият һәм техникумнар саны ел ахырына 48 булачак

1 ноябрь 2018, 16:04

Татарстанда төзекләндерелгән көллият һәм техникумнар саны ел ахырына 48 булачак 2018 елда Татарстанда 11 техникум һәм көллияткә капиталь ремонт үткәрүгә республика бюджетыннан 681 млн сум акча бүленгән.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). 2018 елда Татарстанда 11 техникум һәм көллияткә капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган. Алдагы елларда төзекләндерелгәннәрен исәпкә алып санаганда, Татарстанда мондый уку йортлары саны 2018 ел азагына 48 булачак. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан көллиятләре һәм техникумнары базасындагы ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү программасы 2014 елдан тормышка ашырылып килә.

2018 елда Татарстанда 11 техникум һәм көллияткә капиталь ремонт үткәрүгә республика бюджетыннан 681 млн сум акча бүлеп бирелгән.

“Программа гамәлдә булган дүрт ел эчендә 2,7 млрд сумга 37 һөнәри мәгариф оешмасы төзекләндерелде”, - дип күрсәтелгән министрлык матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ресурс үзәкләрдә урта һөнәри белем бирү программасы нигезендә төбәк икътисадында ихтыяҗ булган квалификацияле кадрлар әзерләнә. Моннан тыш, ресурс үзәкләрендә укытучыларның һәм производство мастерларының квалификациясен күтәрү программасы эшләп килә.

Узган ел республикада 681 млн сумга 10 техникум һәм көллият төзекләндерелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10