ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан - Оренбург трассасында «Хонда» һәм «МАЗ» автомобильләре бәрелешкән

1 ноябрь 2018, 15:53 , Фото: соцсети

Казан - Оренбург трассасында «Хонда» һәм «МАЗ» автомобильләре бәрелешкән Әлмәт районында юл һәлакәтендә ир-ат һәм кыз бала имгәнгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казан–Оренбург трассасында «Хонда» һәм «МАЗ» автомобильләре бәрелешкән. Юл һәлакәтендә зыян күргән ир-атны һәм кыз баланы хастаханәгә озатканнар. «Татар-информ» агентлыгына әлеге авария турында шаһитлар хәбәр итте.

Р239 трассасының 280нче километрында «Хонда» һәм «МАЗ» автомобильләре кичә кичке уннар тирәсендә бәрелешкән.

Авариядә җиңел автомобильгә җитди зыян килгән. «Хонда»ның шоферын һәм 10 яшьләр тирәсендәге кыз баланы хастаханәгә озатканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10