ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан командасының Япониядә көрәш сәнгате җыенында чыгышының видеосы чыкты

1 ноябрь 2018, 13:30 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан командасының Япониядә көрәш сәнгате җыенында чыгышының видеосы чыкты Биюче, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла татар көрәшчеләренә Япониядә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татар көрәшчеләре Япониядә узган милли көрәш сәнгате җыенында чыгыш ясады. Татарстан командасын келәмдә сурәтләгән видеоны Нурбәк Батулла социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырды.

  • Биюче, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла татар көрәшчеләренә Япониядә милли көрәшне танытырга ярдәм иткән дип язган идек.

Милли көрәш сәнгате җыены “Россиядә Япония елы һәм Япониядә Россия елы” кысаларында уздырыла. Милли көрәшчеләрнең күрсәтмә чыгышлары һәм осталык дәресләре Япониянең Окинава утравында үткән. Программада - самбо, мас-рестлинг, хапсагай, казакларның көрәш сәнгате, бурят көрәше, татар милли көрәше.

Япониядә татар көрәшен танытучы спортчылар арасында Азат Нурмөхәммәтов, Булат Мусин, Муса Галләмов һәм башкалар бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10