ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә «Фольксваген» автомобиле автобус белән бәрелешкән

1 ноябрь 2018, 13:45 , Фото: очевидцы

Казан үзәгендә «Фольксваген» автомобиле автобус белән бәрелешкән Тихомирнов урамындагы авариядә немец автомобиленнән тыш, беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә «Фольксваген» автомобиле автобус белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртән Тихомирнов урамында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, юлда боз хасил булу аркасында, автомобиль таеп китеп каршы як полосага чыккан һәм шунда автобус белән кара-каршы бәрелешкән. Хәтта кышкы тәгәрмәчләр дә машинаны юл һәлакәтеннән саклап кала алмаган.

Немец автомобиленнән тыш, авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10