ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал мәктәбе "Мулла" спектакле турында фикер алышырга чакыра

1 ноябрь 2018, 15:31

Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең унынчы дәресе уза.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Камал театрында тамашачы мәктәбе дәресләре дәвам итә. 23 ноябрьдә "Мулла" спектакле турында фикер алышу була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камал театрының Кече сәхнәсендә "Камал мәктәбе" театр тамашачысы мәктәбенең унынчы дәресе уза. Тамашачыларга "Мулла" спектакленең (2012 ел) видеоязмасы күрсәтелә. Шуннан соң фикер алышу була, диелгән әлеге хәбәрдә.

ТЕАТР ТАМАШАЧЫСЫ МӘКТӘБЕ: "МУЛЛА" СПЕКТАКЛЕН КАРАУ ҺӘМ ФИКЕР АЛЫШУ

"Мулла" спектакленең авторы - Туфан Миңнуллин, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

  • Спектакльдә сурәтләнгән бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми , тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10