ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда бурычлы затларны ишегалларындагы видеокамералар ярдәмендә эзләячәкләр

1 ноябрь 2018, 12:14 , Фото: архив tatar-inform

Татарстанда бурычлы затларны ишегалларындагы видеокамералар ярдәмендә эзләячәкләр Суд приставлары бурычлы затлар белән эшләүнең яңа алымын ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләре белән берлектә эшләгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бурычлы кешеләрне урамда һәм ишегалларында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә эзли башлаячаклар. Республиканың баш приставы вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта сөйләде.

«Республика урамнарында «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» проекты кысаларында видеокамералар урнаштырылган. Автомобильләр табылган очракта, алардагы мәгълүмат суд приставларына тапшырылачак», - дип хәбәр итте Игорь Безуевский.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10