ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама прокуратурасына хатын-кыз прокурор җитәкчелек итәчәк

1 ноябрь 2018, 11:49 , Фото: Прокуратура РТ

Түбән Кама прокуратурасына хатын-кыз прокурор җитәкчелек итәчәк ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Ольга Купованы шәһәр прокуратурасы коллективына тәкъдим итте.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Ольга Купова Түбән Кама прокуроры итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Бүген ТР прокуроры Илдус Нәфыйков Ольга Купованы шәһәр прокуратурасы коллективына тәкъдим итте», - диде Руслан Галиев.

Ольга Купова Кабарда-Балкария Республикасында туган, Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

Үзенең хезмәт юлын 1995 елда Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлаган. 1999-2002 елларда Түбән Кама прокурорының өлкән ярдәмчесе булып эшләгән, шуннан соң 15 ел дәвамында прокурор урынбасары вазифасын биләгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10