ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Татар-информ» агентлыгында кунакта – популяр җырчы Элвин Грей

1 ноябрь 2018, 11:33

«Татар-информ» агентлыгында кунакта – популяр җырчы Элвин Грей Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары чакырыла.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 2 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «ElvinGrey» музыкаль лейблын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада продюсер Александр Слюсаренко, җырчы, лейблның продюсерларыннан берсе Радик Юльякшин (Элвин Грей), лейблның башкаручы директоры Семен Прошко, лейблның юристы Анна Попова катнаша.

Сорауларны онлайн-видеога комментарийларда яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

«Татар-информ» сайтында,  https://tatar-inform.tatar/internet-tv/287/ сылтамасы аша кереп, матбугат конференциясеннән онлайн трансляцияне карап булачак.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10