ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Салават күпере” йортларында счетчик мәгълүматлары идарәчегә турыдан-туры тапшырыла  

1 ноябрь 2018, 11:10 , Фото: архив/Александр Эшкинин

“Салават күпере” йортларында счетчик мәгълүматлары идарәчегә турыдан-туры тапшырыла
  Журналистларга социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардагы өстенлекләр турында сөйләделәр.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанның "Салават күпере” микрорайонындагы йортларда счетчик мәгълүматлары идарәче компаниягә турыдан-туры күчерелә. Бу хакта кичә журналистлага микрорайонда Йосыпов урамындагы 9нчы йортны кулланышка тапшыру тантанасында әйттеләр.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак төзелешен үстерү бүлеге башлыгы Рөстәм Маннанов социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардагы өстенлекләрне әйтте.
 
Рөстәм Маннанов счетчиклар мәгълүматы читтән торып теркәлүен, аларның автоматик рәвештә идарәче компания серверына килеп торуын белдерде.

"Кешеләргә берни күчереп язарга кирәк түгел, саннар турыдан-туры счет-фактураларга кертелә", - диде Маннанов. Ул һәр йортта "Чиста су” системасы, пассажирлар һәм йөк күтәрү өчен икешәр лифт булуын әйтте.

"Урамда ут та хәрәкәткә сизгер датчиклар ярдәмендә кабына. Бу электр энергиясен сакчыл куллану максатыннан эшләнгән", - дип белдерде.

Йортта янгын сигнализациясе, һәр фатирда ут сүндерү җиңсәләре куелган. "Берәр хәл килеп чыга калса, фатирдан тиз генә чыгып китү өчен баскыч мәйданчыкларына төтен тулмаслык итеп эшләнгән. Янгыннан саклый торган ишекләр куелган. Эвакуация юллары бөтенесе күрсәтелгән", - диде Маннанов.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10