ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның дүрт проекты вакыйгалы туризм өлкәсендәге премиянең югары бүләгенә лаек булды

1 ноябрь 2018, 09:46 , Фото: agro.tatarstan.ru

Татарстанның дүрт проекты вакыйгалы туризм өлкәсендәге премиянең югары бүләгенә лаек булды Республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе «Скорлупино» Бөтенроссия йомырка фестивален һәм «SunnyФест» креатив чаналар фестивален тәкъдим итте.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 22 проекты 27 октябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә «Russian Event Awards» вакыйгалы туризмы өлкәсендәге илкүләм премиянең финалында катнашты, шуларның дүртесе Гран-прига лаек булды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе «Скорлупино» Бөтенроссия йомырка фестивален һәм «SunnyФест» креатив чаналар фестивален тәкъдим итте.

Конкурс йомгаклары буенча «Скорлупино» фестивале «Авыл хуҗалыгын һәм агротуризмны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә Гран-прига лаек булды һәм «Елның иң яхшы вакыйгалары ТОП-200» исемлегенә керде.

«SunnyФест» креатив чаналар фестивале «Иң яхшы туристик яшьләр вакыйгасы» номинациясендә 2нче урынны алды.

  • «SunnyФест» креатив чаналар фестивале Мамадышта үткәрелә. Әлеге кышкы фестивальдә креатив чаналарда биек кар тауларыннан шуалар. Киләсе фестиваль 2019 елның 26 гыйнварында узачак.
  • «Скорлупино» йомырка фестивале кош ите һәм йомырка җитештерүчеләрнең абруен күтәрүгә, шулай ук авыл яшьләрен бергә туплауга юнәлдерелгән. Чираттагы фестиваль 2019 елның 26 июнендә булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10