ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Халык һөнәрчелеге тармагында эшләүчеләр өчен грантка конкурс вакыты озайтылды

1 ноябрь 2018, 08:20 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Халык һөнәрчелеге тармагында эшләүчеләр өчен грантка конкурс вакыты озайтылды Конкурс халык һөнәрчеләренең иң уңышлы проектларына ярдәм итү, халык һөнәрчелеге әйберләрен сату өчен шартлар булдыру максатыннан уздырыла.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). ТР Хөкүмәте халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан булдырган грантлар өчен конкурска заявкалар кабул итү вакыты озайтылды, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары конкурсына заявкалар кабул итү вакыты 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

  • Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан грантлар бирү тәртибен раслау турында”гы № 368 (25.05.2015) карары нигезендә үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен, эшмәкәрлек субъекты заявка тутырырга тиеш. Конкурсны уздыру шартлары, документлар формасы турында мәгълүматны http://mincult.tatarstan.ru/rus/2018-god сылтамасы буенча табарга мөмкин

Конкурска заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 каб. Элемтә өчен тел:(843) 264-74-52 (Софийская Айгөл Борисовна). 

  • Конкурс һөнәрчелекне торгызу, саклау һәм үстерүнең иң уңышлы проектларына ярдәм итү., халык һөнәрчелеге әйберләрен сату өчен шартлар булдыру максатыннан уздырыла. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10