ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан һәм Казахстан дин әһелләре тәҗрибә алмашачак

1 ноябрь 2018, 07:21 , Фото: dumrt.ru

Татарстан һәм Казахстан дин әһелләре тәҗрибә алмашачак Илфар хәзрәт Хәсәнов Казанда Көнчыгыш Казахстан өлкәсе делегациясе вәкилләре белән очрашты.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан һәм Казахстан дин әһелләренең уртак чаралар оештыру нияте бар. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Кичә, 31 октябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә эш сәфәре белән Көнчыгыш Казахстан өлкәсе делегациясе вәкилләре – өлкәнең дин эшләре буенча идарә җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ануар Абдулдин һәм Усть-Каменогорск төбәге буенча Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең вәкаләтле имамы Ермек Мухатай килде.

Кунакларны Татарстан мөфтиенең рәсми оешмалар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов каршы алды. Илфар хәзрәт Диния нәзарәтенең мәгариф һәм социаль җаваплылык буенча алып барылган эшчәнлеге турында сөйләде.

Хәзрәт кунакларга шулай ук “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесенең уңышлары турында да әйтеп үтте.

Үз чиратында Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте имамы Ермек Мухатай Казахстанда Рухи мәдәни үзәк каршында Ислам мәдәнияте музее ачу планнары белән уртаклашты.

Моннан тыш, дин әһелләре уртак чаралар оештыру һәм тәҗрибә алмашу теләге барлыгын җиткерделәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10