ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районының Базарлы Матак авылы урамнарында 897 яктырткыч лампа яна

1 ноябрь 2018, 08:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Әлки районының Базарлы Матак авылы урамнарында 897 яктырткыч лампа яна Быел 98 урам лампасы электр энергиясен экономияле файдалана һәм яктырак яна торганына алыштырылды.

(Әлки, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Базарлы Матакта быел 98 урам лампасы электр энергиясен экономияле файдалана һәм яктырак яна торганына алыштырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район үзәгенең 67 урамында 897 яктырткыч лампа урнаштырылган. Тагын 28 лампа Түбән Биктимер авылы урамнарын яктырта. Базарлы Матакның Тукай, Вахитов, Хәмидуллин, Көнчыгыш урамнарында лампалар светодиодлыга алыштырылды.

Совет, Дзержинский, Мәктәп урамнарында исә, электр баганалары һәм линияләре алыштырылу сәбәпле, урам утларына реконструкция ясалды, яңа яктырткычлар куелды.

Крайнов урамында 700 метр озынлыгында урам юлы ремонтланды һәм 17 берәмлек яктырткычлы яңа баганалар утыртылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10