ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Актаныш авыл җирлегендә Ленин һәйкәле яңартылды һәм яңа урынга күчерелде

1 ноябрь 2018, 07:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актаныш авыл җирлегендә Ленин һәйкәле яңартылды һәм яңа урынга күчерелде Ленин һәйкәле үзенә яңа урын таба – хәзер ул Пучы авылы мәдәният йорты бакчасында, үзәктә.

(Актаныш, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Пучы авылында Ленин һәйкәлен яңарту һәм урынын үзгәртү буенча җирлек, район җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барылган, Хафиз Миргалимов белән дә киңәшләшкәннәр. Бу турыда район басмасы яза.

Ленин һәйкәле үзенә яңа урын таба – хәзер ул Пучы авылы мәдәният йорты бакчасында, үзәктә.

Яңартылган һәйкәлне ачу тантанасында районның башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев катнашты. Шунысы сөенечле, әлеге тарихи вакыйганы үз күзләре белән күрергә теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. 

Тантаналы чара кунагы Х.Г. Миргалимов мактауга лаек гамәлне башкарып чыккан район җитәкчелегенә, җирлек халкына зур рәхмәт сүзләре җиткерде. Аның фикеренчә, Ленин һәйкәлен саклап калу ул, беренче чиратта, киләчәк буын өчен мөһим.

Очрашу барышында Актанышның комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затларга “Ленин комсомолына 100 ел” орденнары тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10