ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗедә булачак солдатлар спортта осталыкларын күрсәттеләр

1 ноябрь 2018, 02:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗедә булачак солдатлар спортта осталыкларын күрсәттеләр Армиягә китәргә әзерләнүче егетләре Әгерҗедә узган зона спартакиадасына җыелды.

(Әгерҗе, 1 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе, Түбән Кама, Минзәлә районнарының армиягә китәргә әзерләнүче егетләре Әгерҗедә узган зона спартакиадасына җыелды. Бу турыда район басмасы яза.

Көзге чакырылыш барган вакытта булачак солдатларның спортка, армиядә кирәк булачак күнекмәләргә аеруча зур игътибар бирүләре сөендерә

“Олимп“ спорт комплексында егетләр гер күтәрде, турникта күтәрелде, “отжимание“, пресс ясады, автоматны сүтеп-җыюда, аннан атуда, йөгерүдә, аркан тартуда тырышып сынаштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10