ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Саба районында Әлмәндәр ролен 33 ел уйнаган артистны искә алдылар

1 ноябрь 2018, 00:00

Ш.Биктимеровның сәхнәдә уйнамыйча уйный торган актер булуын, якты күңелле, ихласлылыгы билгеләп үтелде.

(Саба, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районы Мәдәният йортында РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровны искә алдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тамашачылар иң элек фойеда Ш.Биктимеровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмәләр, ул уйнаган рольләрдән персонажлар белән танышты.

Тантананы муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов ачып, бүгенге датаның бик истәлекле булуын билгеләп үтте. 

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев Шәүкәт Биктимеровның исемен мәңгеләштерүдә куйган хезмәтләре өчен район җитәкчелегенә бөтен татар театрлары исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.

Шәүкәт Биктимеровның  Әлмәндәр ролен 33 ел башкаруын, сәхнәдә ул уйнамыйча уйный торган актер булуын, якты күңелле, ихласлылыгын билгеләп үтте ул.

"Россия күләмендә зур шөһрәт казанган Шәүкәт Биктимеровның исемен киләчәк буыннарга тапшыру – һәммәбезнең изге бурычы. Шәүкәт Биктимеров кебек талант биргәне өчен, шул талантка бәя бирә белгәне өчен Саба районына зур рәхмәт," – диде камаллылар кичә ахырында


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10