ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләчедә егетләрне армия сафларына озаттылар

31 октябрь 2018, 23:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә егетләрне армия сафларына озаттылар Районыннан быел көзге чакырылышта 15 егет туган илен сакларга китә.

(Теләче, 31 октябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы егетләрен тантаналы шартларда армия сафларына озаттылар. Китапханәдә оештырылган чарага көзге чакырылышта армия сафларына алыначак 15 егет чакырулы иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева ачып җибәрде һәм төпле киңәшләрен җиткерде.

Егетләрне армия сафларына озатырга килгән район ветераннар Советы рәисе урынбасары Сәлман Гильмиев, “Юнармия” җитәкчесе Рәсип Гатиятов, РОСТО (ДОСААФ) оешмасы җитәкчесе Рәис Нуретдиновлар килде.

Район үзәк китапханәсе армия сафларына киткән егетләр белән хатлар аша һәрдаим элемтәдә тора. Бу инде матур гадәткә керде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10