ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казаннан Тбилисига рейслар 2 ноябрьдә ачылачак

31 октябрь 2018, 18:49

Грузия авиахакимияте Россия компаниясе очышларына рөхсәт бирде.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). 2 ноябрьдән «Победа» авиакомпаниясе Казан, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Пермьнан Тблисига рейслар башкарачак. Бу турыда компания матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Грузия авиахакимияте “Победа” Россия исеменнән билгеләнгән авиаочыш маршрутларына рөхсәт бирелгән”, - диелгән авиакомпания хәбәрендә.

Грузия башкаласына очу вакытына төзәтмәләр кертеләчәк һәм бу хакта клиентларга хәбәр ителәчәк.

1 ноябрьдә Тбилисига туры авиарейс ачылырга тиешлеге хәбәр ителгән иде. Соңрак барлык рейслар кичектерелде. Авиакомпания Грузия авиция хакимияте ягыннан очышка рөхсәт алмаган булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10