ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты

31 октябрь 2018, 19:00 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты Республика парламенты җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан - ватандашлар белән системалы эш алып бару буенча Россиянең иң актив субъектларының берсе.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика парламенты җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан - ватандашлар белән системалы эш алып бару буенча Россиянең иң актив субъектларының берсе.

  • 2010 елда республикада Татарстан Президенты каршында ватандашлар эшләре буенча Кординацион совет оештырылды.

“Без тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли торган Россия Хөкүмәт комиссиясе белән тыгыз элемтәдә“, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Интеллектуаль һәм иҗади сәләткә ия яшьләргә аерым игътибар бирәбез”, - диде ул. Шулай ук парламент җитәкчесе ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте.

Татарстан хакимияте ватандашлар белән эшләүнең аерым формаларын эзли, аларның берсе - татар милли бәйрәме Сабан туен үткәрү. Быел Сабантуй Россиянең 54 субъектында һәм 28 дәүләттә узды. “Без башка дәүләтләргә сәфәр вакытында ватандашлар белән дә аралашабыз", — диде Мөхәмәтшин.

Ул федераль хөкүмәт, Россия тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия хезмәттәшлеге оешмасына Татарстан инициативаларын хуплаган өчен рәхмәт әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10