ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Казанда бераз җылытачак

31 октябрь 2018, 16:52 , Фото: архив/Михаил Захаров

Иртәгә Казанда бераз җылытачак Татарстан башкаласында көндез температура 1-3 градус җылы булачак.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдә Казанда бераз җылытачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төнлә республика буенча 5-10 градус салкын, көндез -2.. +3 градус булыр дип көтелә. Казанда һава температурасы 1-3 градус җылы булачак.

Республикада болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә. 

Җомга һәм шимбә, 2-3 ноябрьдә, көндез Татарстан буенча һава температурасы 5-6 градус җылы булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10