ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада күп катлы йортта янгын вакытында өч баланы коткарганнар

31 октябрь 2018, 16:11 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Түбән Камада күп катлы йортта янгын вакытында өч баланы коткарганнар Янгын бүген иртән Студентлар урамында 5а йортында алтынчы катта булган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада күп катлы йортта янгын вакытында тугыз кешене, шул исәптән өч баланы эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыны Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Студентлар урамындагы тугыз катлы йортта янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 номерына 9.16 сәгатьтә килгән», – дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

63нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен йортта яшәүчеләр каршы алган. Алар алтынчы катта төтен чыгуын хәбәр иткән. Янгын сүндерчеләр 3 минутта янгын чыккан урынны ачыклаган һәм утны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк.

Пластик чиләк, идән юа торган чүпрәк һәм велосипед янып беткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10