ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Язучы Айгиз Баймөхәммәтов әсәре буенча Казахстанда фильм төшерәчәкләр

31 октябрь 2018, 17:37 , Фото: архив

Язучы Айгиз Баймөхәммәтов әсәре буенча Казахстанда фильм төшерәчәкләр Башкортстан язучысының “Калдырма, әнкәй!” әсәре буенча фильм казах телендә һәм казах актерлары катнашында була.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Казахстанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй!” әсәре буенча фильм төшерәчәкләр. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Фильм төшерү турында М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында язучының иҗат кичәсендә казах шагыйре Сәят Камшыгер әйткән.

“Бу казах телевидениесе каналында тулы метражлы нәфис фильм булачак. Режиссер Азамат Кенесулы Башкортстанга натурадагы күренешләрне төшерергә килергә җыена. Фильм казах актерлары уйнавында казах телендә булачак", — дип сөйләгән казах әдәбиятчысы.

Сәят Камшыгер сүзләренчә, Эстрада-цирк сәнгате көллиятендә Айгиз Баймөхәммәтовның шушы китабы буенча тамаша әзерләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10