ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды

31 октябрь 2018, 15:00 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Уфада куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреатлары 27 мартта билгеле булачак.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итә. "Алтын битлек" милли театр премиясенә дәгъва итүче театрлар исемлеге бүген билгеле булды.

Казан язучысы Гүзәл Яхинаның популяр романы буенча режиссер Айрат Әбүшахманов куйган спектакль «Зур формадагы иң яхшы спектакль» алты номинациядә билгеләп үтелгән.

Болар - «Зур формадагы иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы режиссер эше» – Айрат Әбүшахманов; «Иң яхшы хатын-кыз роле» – Римма Каһарманова; «Рәссам эше» - Альберт Нестеров; «Костюмнар буенча рәссам эше» - Альберт Нестеров; «Ут буенча рәссам эше» - Илшат Саяхов.

  • "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреатлары 27 мартта билгеле булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10