ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дөньдагы иң биек статуяны Һиндстанда урнаштырдылар

31 октябрь 2018, 15:50

Статуя Һиндстанның милли герое Сардару Валлабхаи Пателюга багышланган.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Һиндстандагы Гуджарат штатының Вадодара шәһәре янында Бердәмлек статуясын урнаштырдылар. Ул - дөньяда иң биек статуя. Постаменты белән бергә биеклеге 240 метр тәшкил итә. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Статуя Һиндстанның милли герое Сардару Валлабхаи Пателюга багышланган. Һәйкәл Кытайдагы Будда статуясыннан 23 метрга биегрәк. Моңа кадәр Кытайдагы Чжунъюань Буддасы дөньядагы иң биек һәйкәл булып санала иде.

Бу һәйкәл Нью-Йорктагы Ирек статуясыннан ике тапкыр, Волгоградтагы Ватан-Ана һәйкәленнән ике тапкыр диярлек биегрәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10