ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда торак йорт подъездына граната ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар

31 октябрь 2018, 14:02

Ир-атка биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм штраф яный.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда торак йорт подъездына граната ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

Ике атна элек гранатага охшаш әйбер табылган. Агентлыкның шәхси чыганагы мәгълүматлары буенча, ул шартлаткыч матдә булган һәм кайсыбер элементлары гына җитешмәгән.

Шушы шәһәрдә яшәүче 31 яшьлек ир-атка карата “Законсыз рәвештә шартлаткыч матдә яки җайланманы сатып алу, тапшыру, сату, саклау, күчерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Ир-атка биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм штраф яный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10