ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Салават күпере" микрорайонында 340 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды

31 октябрь 2018, 13:31 , Фото: Регина Гумарова

Быел “Салават күпере”ндә өч йорт кулланылышка тапшырылган, тагын җиде йорт файдалануга кертелергә тиеш.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда "Салават күпере" микрорайонында Наил Йосыпов урамы буенча урнашкан 9 нчы йорт файдалануга тапшырылды. 8 нче микрорайонга кергән, 340 фатирлы 18 катлы бу йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

Быел “Салават күпере”ндә өч йортка гаиләләр күченгән, тагын җиде йорт кулланылышка кертелергә тиеш. ТР Дәүләт торак фондының башкарма ди⁠ректоры урынбасары Владимир Никифоров әйтүенчә, микрорайонда үсеп чыгучы йортларны, ишегалларын ямьләндерү буенча эшләр елдан-ел камилләшә.

“Ишегалдын гына карагыз: балалар өчен нинди шәп мәйданчык, хоккей тартмасы да, баскетбол мәйданы да бар. Сакчыл карап, боларның сезгә мөмкин кадәр озаграк хезмәт итүе өчен тырышыгыз. Төзүчеләргә бик зур рәхмәт! Вакытында кулланышка тапшырдылар”, - диде ул.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы дәвам иттерелүен билгеләп узды. Бу йортта да андый балаларга фатир бирелүен әйтте. Ятимә кыз Зөһрә Фәгыйзова бу йортка ире һәм ике айлык кызы белән күченергә ниятли.

“Һәркемнең бу тормышта уңайлы торакта яшисе килә. Бүген хыялыгыз тормышка ашты. Яңа елда ишегалдыгызда чыршы, һәркемнең өендә бәйрәм кәефе булыр дип ышанам”, – диде Алсу Әсәдуллина.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак төзелешен үстерү бүлеге башлыгы Рөстәм Маннанов бу йортның яңа 8 нче микрорайонда “беренче карлыгач” булуын искәртте. Татарстан Президентына, Дәүләт торак фондына Россиядә тиңнәре булмаган шушы программа өчен, вакытында төзеп бетергән “Акташ" җәмгыяте рәхмәтен белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10