ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин Дубайда яшәүче татар яшьләре белән татар телен саклау турында сөйләште

31 октябрь 2018, 12:24

Татарстан мөфтие Дубайда Бәһрәйнның Югары шәригать суды рәисе, Мәлики мәзһәбе галиме, шәех Ибраһим әл-Мурейхи белән дә очрашкан.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Дубайда яшәүче татар яшьләре белән татар телен саклау турында сөйләшкән. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында узган. Яшьләр һәм мөфти халыкта милли үзаңны торгызу турында да фикер алышты, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан мөфтие Дубайда Бәһрәйнның Югары шәригать суды рәисе, Мәлики мәзһәбе галиме, шәех Ибраһим әл-Мурейхи белән очрашкан. Алар Шиһабедтин Мәрҗанинең хезмәтләре турында фикер алышкан.

  • Ибраһим әл-Мурейхи татар дин галимнәренең мирасын өйрәнү белән билгеле. Шәех Галимҗан Баруди кебек татар дин галимнәре китапларына иҗазәтләргә ия. Шул нисбәтле, галим Татарстан Республикасында да берничә тапкыр кунак булып китте. 

Эш сәфәре вакытында Камил хәзрәт Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе утырышында катнашып, Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итү буенча эксперт сыйфатында чыгыш ясаган.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Дубайда шәех Сәйид Солтан әл-Мәдҗра йортында оештырылган мәҗлестә катнашкан. Анда ул имам Раббани әл-Фарукиның оныгы – шәех Сәет әл-Әфгани белән танышкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10