ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев “Татар кызы” бәйгесе татар халкы үсеше стратегиясенең бер өлеше дип саный

31 октябрь 2018, 11:55

Милли Шура рәисе быел “Татар кызы” бәйгесенең форматы үзгәрәчәген әйтте.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). “Татар кызы” бәйгесе дөнья күләмендә үткәрелә башлаганнан бирле татар халкы үсешенең бер стратегиясе үтәлеп барган. Бу хакта Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Татар-информ”га сөйләде.

“Татар кызы” - бик мөһим проект. Бәйгене уздырганда, ике гыйбарәне истә тотабыз. Беренчесе - “Оҗмах әниләрнең аяк астында”. Икенчесе – “татар тәрбиясе” дигән төшенчә. Шушы бәйгене үткәреп, без стратегиянең бер пунктын үтибез, чөнки без үзебезнең татар кызларына тәрбия бирәбез”, - диде Васил Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев “Татар кызы” бәйгесе аша татар кызларының тәрбиясен күрсәтергә теләүләрен әйтте. “Безнең татар кызларының акыллы, чибәр, гүзәл, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны белә һәм хөрмәтли, җыр-моңнарын аңлый торган кызлар икәнне күрсәтәсе килә”, - диде ул. 

Васил Шәйхразиев быел “Татар кызы” бәйгесенең форматы бераз үзгәрүен әйтте: “Мин берничә өлкәдә зона бәйгеләрен карадым. Ел саен финалга 12 генә кыз чыга иде, быел 14 кыз чыгачак. 14енең дә беренче урын алырга мөмкинлеге бар".


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10