ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда җиңел машина белән пассажир автобусы бәрелешкән

31 октябрь 2018, 11:19

Һәлакәт Мәскәү проспектында “Тулпар” сәүдә комплексы тирәсендә булган.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда җиңел машина белән пассажир автобусы бәрелешеп, “Лада Калина” йөртүчесе җәрәхәтләнгән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә.

Кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Мәскәү проспектында “Тулпар” сәүдә комплексы тирәсендә “Лада Калина” һәм пассажир автобусы бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина металл койманы җимергән.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, җиңел машина йөртүчегә табиблар ярдәме кирәк булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10