ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Казан” аэропорты бинасында Тукай портреты һәм шигыре куелган

31 октябрь 2018, 10:05

Татарстан башкаласы аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелергә мөмкин.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). “Казан” халыкара аэропорты терминалы бинасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай портреты һәм шигыреннән өзек куелган. Видеоролик “ВКонтакте” социаль челтәрендә урнаштырылган.

Татарстанда Казан һәм Бигеш аэропортларын мәшһүр шәхесләр исеме белән атауга тавыш бирү 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында финалга өч кеше исеме чыгачак. Дәгъва кылучылар арасында Габдулла Тукай исеме дә бар.

“Россиянең бөек исемнәре. Татарстан Республикасы” проекты буенча “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә тавыш биреп була.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында, “Татарстан Республикасы хезмәтләре” мобиль кушымтасы ярдәмендә үз тавышыңны җиткерергә мөмкин.

“Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең халыкара аэропортларына Россиянең мәшһүр кешеләре исемен таныту максатыннан булдырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10