ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

КФУ илнең иң яхшы югары уку йортлары рейтингында 165 баскычка күтәрелгән

31 октябрь 2018, 09:30 , Фото: архив

КФУ илнең иң яхшы югары уку йортлары рейтингында 165 баскычка күтәрелгән Казан университеты беренче тапкыр “Космос турындагы фәннәр” предмет рейтингына эләккән һәм топ-150гә(133нче урында) кергән.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Казан (Идел буе) федераль университеты U.S. News Best Global Universities 2019 университетлар дөнья рейтингында 165 баскычка күтәрелгән. Бу хакта 5-100 проекты матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУның U.S. News Best Global Universities rankings предмет рейтингында яхшы күрсәткечләргә ия булуы күрсәтелгән. Казан университеты беренче тапкыр “Космос турындагы фәннәр” предмет рейтингына эләккән һәм топ-150гә (133нче урында) кергән.

Бу рейтингта Россиядән 14 югары уку йорты бар. Анда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (275нче урын),  МИФИ (419), Новосибирск дәүләт университеты (433) һәм Мәскәү физика-техник институты (460) урын алган.

U.S. News Best Global Universities гомуми рейтингына 74 илдән топ-1250 университет кергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10