ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанда Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин

31 октябрь 2018, 07:29 , Фото: Михаил Захаров

Татарстанда Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин Кама арты театрлары фестивале бер театрга төпләнмичә, Татарстан дәүләт театрлары арасында күчеп йөри торган булыр дип күзаллана.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алдагы берничә ел эчендә Кама арты театрлары фестивале барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов әйтте.

Чаллы театры Казанга Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә катнашу өчен килгән. Бүген алар Тинчурин театры сәхнәсендә үзләренең “Яратылмый калган ярлар” драмасын күрсәтәчәк.

“Безнең барлык дәүләт драма театрларының яртысы Кама аръягында урнашкан. Мондый фестиваль бу театрларның үсешенә зур өлеш кертер иде”, - ди Татарстанның икенче зур шәһәрендә урнашкан татар театры директоры.

Рашат Фәйхрахманов әйтүенчә, әлеге театр фестиваленең проектлары әзер. Ул татар театры артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык артисты Дамира Кузаева исемен йөртергә мөмкин.

Кама арты театрлары фестивале бер театрга төпләнмичә, Татарстан дәүләт театрлары арасында күчеп йөри торган булыр дип күзаллана. Сүз Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә театрлары турында бара.

  • Татарстанның татар дәүләт драма театрлары тарафыннан “Нәүрүз” төрки халыкларның театр фестивале, Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестивале, "Буа: диалог киңлекләре” халыкара театр фестивале, “Һөнәр” яшь режиссерлар театр фестивале үткәрелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10