ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан турнир оештырган

31 октябрь 2018, 09:00 , Фото: aktanysh.tatarstan.ru

Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан турнир оештырган Тренерлар "Ленин комсомолына 100 ел" ордены белән бүләкләнгән.

(Актаныш, 31 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Актаныш шахмат мәктәбе тренерлары Илдар Имамов белән Фәһим Галимов тренер көнендә комсомолның 100 еллыгына багышланган шахмат турниры оештырганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнир җиңүчеләре һәм призерлары акчалата бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән. Тренерлар турнир чыгымнарын үзләре финанслаган.

"РФ Коммунистлар партиясе"нең ТР Актаныш районындагы сәяси партиясе җирле бүлеге беренче секретаре Мөнир Гомәров тренерларны "Ленин комсомолына 100 ел" ордены белән бүләкләгән һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10