ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Тәтештә “Минем әбием – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйге җиңүчеләре ачыкланды

31 октябрь 2018, 01:00 , Фото: Елена Калашникова

Тәтештә “Минем әбием – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйге җиңүчеләре ачыкланды “Тәтеш таңнары” сайтын күзәтеп баручылар жюри ролен башкардылар, нәкъ тә менә алар балаларның эшләрен бәяләделәр.

(Тәтеш, 31 октябрь, "Татар-информ", "Тәтеш танары"). Тәтеш районында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте территориаль бүлеге тарафыннан оештырылган бәйгегә йомгак ясадылар. Бу турыда җирле басма яза.

“Минем әбием – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйгегә 39 инша килде, шуларның 18е – финалда катнаша. “Тәтеш таңнары” сайтын күзәтеп баручылар жюри ролен башкардылар, нәкъ тә менә алар балаларның эшләрен бәяләделәр.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Ралинә Мәүлиханова җиңүгә иреште, әлеге уку йортыннан Мария Большакова белән Далила Опалева икенче һәм өченче булды.

Бүләкләү тантанасында иҗтимагый хәрәкәт вәкиле Люция Гобәева һәм яшьләр секторының Тәтеш бүлеге җитәкчесе Руслан Сәфәров катнашты. Эш авторларының һәркайсы дипломнар, истәлекле һәм татлы бүләкләргә ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10