ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазы хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә җыелды

31 октябрь 2018, 05:00 , Фото: Ильмира Галиева

Ютазы хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә җыелды Хезмәт алдынгылары бүләкләнде.

(Ютазы, 31 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Узган шимбә иртәсендә “АгроМир” җәмгыятенең хезмәт алдынгылары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә җыйналды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев: "Әлбәттә, бу безнең уртак хезмәт җимеше. Элек-электән үк җир-ана күмәк хезмәтне яраткан, аны аңлап, аның таләпләрен тоеп, бакканы үз иткән. Туган хуҗалыгыбызда күркәм уңышларга ирешеп эшлибез", - диде.

Быел да үсемлекләрне тәрбияләү, аларны төрле авырудардан һәм корткычлардан саклау һәм яклау максатында күп төрле агротехнологик чаралар уздыралар.

Менә шушы эшләрне җиренә җиткереп башкарган, туган хуҗалыкларының финанс-икътисадый торышын ныгытуга үзләреннән саллы өлеш керткән фидакарьләр бу иртәдә бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10