ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ирек Шәрипов Тукай исемен йөрткән аэропорт Татарстанның символына әвереләчәк дип саный

31 октябрь 2018, 11:37 , Фото: Султан Исхаков

Ирек Шәрипов Тукай исемен йөрткән аэропорт Татарстанның символына әвереләчәк дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты “Казан” аэропортына Иван Грозный исемен бирү безнең халык өчен мөмкин түгеллеген әйтте.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Габдулла Тукай исемендәге аэропорт Татарстан республикасының герб, гимн, әләме белән беррәттән символга әвереләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов әйтте.

"Аэропортка исемне ил күләмендә сайларга ярамый. Башка ил халкы биредә яшәүче халыкның тарихын, милли үзенчәлекләрен белми. Күптән түгел интернетта аэропортка Иван Грозный исемен кушыйк дип шаяру киткән иде. Тик безнең халык өчен ул мөмкин әйбер түгел”, - диде ул.

“Казан” халыкара аэропортына Габдулла Тукай исемен бирүгә уңай карыйм. Аэропортның исеме дә безнең төбәкнең үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш”, -  ди Ирек Шәрипов.

Депутат фикеренчә, аэропортка Тукай исемен бирү татар халкы белән кызыксынуны арттырачак.

Ирек Шәрипов аэропортка исем сайлаганда, иң беренче чиратта, җирле халык фикере исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10