ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хезмәткәрләре укучыларга кәнфит өләште

31 октябрь 2018, 07:00

Әлмәттә укучыларның киемендә яктылык кайтаручы элементларның булуы тикшерелде.

(Әлмәт, 31 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә “Фликер өчен кәнфит” дигән акция оештырылды. Балалар киемендә ничә элемент кулланылганлыкка карап аларга татлы бүләкләр өләштеләр, дип яза җирле басма. 

Чара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең укытучылары, “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмила Демьянова тарафыннан оештырылган иде.

Ишектән керүгә укучыларның киемендә яктылык кайтаручы элементларның булу яки булмавы тикшерелде.Шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында әңгәмә дә оештырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10