ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мирсәет Яруллинны искә алу кичәсендә Казан музыка мәктәбе укучылары катнашты

30 октябрь 2018, 22:10 , Фото: Михаил Захаров

Мирсәет Яруллинны искә алу кичәсендә Казан музыка мәктәбе укучылары катнашты Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында композиторның төрле жанрдагы музыка әсәрләре, шул исәптән, “Кеше” ораториясе яңгырады.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Мирсәет Яруллинның 80 еллыгына багышланган тантаналы кичә  музыка мәктәбе укучыларына Казанның иң затлы сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырды. Концертта Казанның 1нче, 8нче, 20нче музыка мәктәпләре укучылары катнашты.

Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концертлар залында күренекле композиторның төрле жанрдагы музыкаль әсәрләре һәм 40 ел элек язылган “Кеше” ораториясе яңгырады. Оештыручылар әлеге патриотик әсәрнең беренче татар ораториясе булуын әйтәләр.

Кичә алдыннан Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин һәм ораториянең либретто авторы Ренат Харис композиторны искә алдылар.

Мирсәет Яруллинның Композиторлар берлеген җитәкләгәндә һәм Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы бүлеге ачу өчен куйган тырышлыгын аерып әйттеләр.

Мирсәет Яруллин истәлегенә багышланган тантаналы кичәдә композиторның “Туган ил” маршы, "Скрипка белән оркестр өчен концерт"ы, "Флейта һәм кларнет өчен соната"сы, музыкаль спектакльләргә язылган җырлары һәм оратория яңгырады.

  • Мирсәет Заһидулла улы Яруллин — татар композиторы, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10