ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан халкын төрек мәдәнияте белән таныштыралар

30 октябрь 2018, 21:45 , Фото: Александр Эшкинин

Казан халкын төрек мәдәнияте белән таныштыралар Казанда төрек киносы атналыгы башланды.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Казанның "Родина" кинотеатрында төрек киносы атналыгы башланды. Анда Төркия кинофильмнары Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру максатыннан күрсəтелəчəк. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə Төркиянең Казандагы Баш Консулы Әхмәт Садык Доган сөйлəде.

"Бүген төрек киносы атналыгы башланды. Барлыгы дүрт фильм күрсəтелəчəк: "Айла", "Күбəлəк төше", "Фокусчы" һəм "Надиде тормышы", - дип сөйлəде Әхмәт Садык Доган.

"Төрек киносы атналыгының максаты - Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру. Фильмнар барысы да түлəүсез, əмма алдан килеп, урын алып калырга кирəк", - ди консул.

Бүген исə тамашачыларга "Айла" фильмы күрсəтелде. "Фильмнарны Төркиядəге хезмəттəшлəребез белəн сайлыйбыз. Алар əзер килеш рус субтитрлары белəн Казанга җибəрелə", - диде Əхмəт Садык Доган.

Төрек киносы атналыгы Төркиянең Казандагы консуллыгы һəм Юныс Əмрə институты ярдəме белəн оештырыла.

Төрек киносы атналыгы 2 ноябрьгə кадəр дəвам итəчəк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10