ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфада Мостай Кәрим турындагы яңа китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә

30 октябрь 2018, 21:52

Китап Башкортстанның халык шагыйре, драматург, җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында «Мостай. Беркайчан да булмаган интервью» китап-альбомы тәкъдим ителә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Китап Башкортстанның халык шагыйре, драматург, җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең 100 еллыгы (1919-2005) уңаеннан чыгарылган. Мостай Кәрим фонды ярдәмендә китап «Инеш» нәшриятында басылган.

6 ноябрьдә, китапны тәкъдим итү кичәсендә, республика җитәкчелеге вәкилләре, Мостай Кәрим фонды гранты ияләре, әдәбият-сәнгать сөючеләр катнашуы көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10