ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан җитәкчесе мәгълүмат сәясәтен тормышка ашыру үзәге булдырган

30 октябрь 2018, 21:18

Радий Хәбиров дәүләт массакүләм-матбугат чаралары, нәшрият, киностудия, коммуникацион технология предприятиеләрен берләштерү турында Указ чыгарган.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бүген мәгълүмат сәясәтен тормышка ашыру үзәге булдыру турындагы Указга кул куйган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

  • Указ нигезендә, «Башинформ» акционерлык җәмгыятенә - дәүләт массакүләм-матбугат чаралары, нәшриятлар, киностудияләр, коммуникацион технологияләр һәм элемтә үсеше предприятиеләре берләштереләчәк.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Директорлар советы рәисе итеп Ростислав Морзагулов билгеләнгән.  

Указга кушымтада бирелгән исемлектә «Башинформ» җәмгыятенә берләштерелгән һәм аларның эшчәнлекләре белән идарә итә торган предприятиеләр күрсәтелгән.

Исемлектә «Башкортстан» телерадиотапшырулары компаниясе (Башкорт спутник телевидениесе), «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты, «Башкортстан» республика дәүләт нәшрияты, «Мәгълүмати технологияләр» дәүләт казна учреждениесе, «Башкортстан спутник телекоммуникацияләре», «Башкортстан» киностудиясе бар.

Әлеге предприятиеләрдә өч меңнән артык кеше эшли.

Башкортстан Хөкүмәтенә «Башинформ» акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге буенча Указны гамәлгә ашыру планы чараларын тормышка ашыру йөкләнгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10