ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы итеп Фәретдин Насрыев билгеләнде

30 октябрь 2018, 20:43

Фәретдин Насрыев элек Үзбәкстан Чит ил эшләре министрлыгының Консул-хокук департаменты директоры урынбасары булып эшләгән.

(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Казанда Үзбәкстанның генераль консулы итеп Фәретдин Насрыев билгеләнгән. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствоның ачыла торган консуллык округына Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Чувашия һәм Удмуртия Республикалары, шулай ук Түбән Новгород, Киров, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре һәм Пермь крае керә.

Элек Россия территориясендә Үзбәкстанның ике генә тышкы сәяси вәкиллеге – Мәскәүдәге илчелеге һәм Новосибирскида консуллыгы бар иде, дип хәбәр итә РИА Новости.

2018 елда республика министрлыгы Россиядә тагын өч генераль консуллык ачты. Алар Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Владивосток шәһәрләрендә урнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10